ЯҢАЛЫК: паспорт кирәк булачак 🧧2027 елның 1 гыйнварыннан россиялеләргә 14 яшьтән кечерәк балалар өчен аерым чит ил паспорты рәсмиләштерергә кирәк. ❌ Шул көннән башлап иске үрнәктәге чит ил паспортларына балалар турында белешмәләр кертү туктатыла. 📝 Мондый документларда элек ясалган билгеләр тиешле чит ил паспортын файдалану срогы тәмамланганчы үз көчендә кала. Әмма иске үрнәктәге документларга балалар турында яңа белешмәләр башка кертелми. 🏝 Хәзерге вакытта 14 яшьтән кечерәк бала, аның мәгълүматлары ата-анасының биш елга бирелгән чит ил паспортында күрсәтелсә һәм илнең кагыйдәләре моңа мөмкинлек бирсә, алар белән чит илгә сәяхәт итә ала. Мондый тәртип, аерым алганда, Мисыр, Таиланд һәм Төркиягә барганда кулланыла. Ә менә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә бару өчен баланың үзенә чит ил паспорты кирәк була. 📍 Эксперт сүзләренчә, соңгы елларда балаларны әти-әниләренең чит ил паспортларына кертү мөмкинлеге сирәк кулланыла, чөнки ата-аналар аларга үзләренең шәхси документларын ешрак рәсмиләштерә башлаган.